Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары "Яшь бөреләр" фестивалендә җиңү яулады

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары "Яшь бөреләр" район фестиваленең гала-концертында катнашты. Мөслим тамашачысы алдында чыгыш ясап, безнең укучылар төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулады.

Җыр сәнгате бүлегенең Гүзәл Галиева сыйныфында белем алучы Камилә Галиева "Өмет" номинациясендә бүләкләнде. Фәридә Баянова - 2 урынга, Фәридә Баянова һәм Камилә Ишинбаева катнашындагы "Веснушки" дуэты 1 урынга лаек булды. Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында белем алучы укучылар: Камилә Шәкертҗанова - 2 дәрәҗә диплом, Кадрия Сәлимова һәм Камил Абдуллиннар 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гөлназ Йосыпова җитәкчелегендә чыгыш ясаган укучыларыбыз Лилия Ханнанова, Зөләйха Хантимерова, Диләрә Хәйруллина, "Принцесски" триосы - 3 урынны, Сабина Идиятуллина 2 урынны яулады. Гөлназ Хафизова укучысы Зилә Габдуллинага 3 урынны бирделәр. Халык уен кораллары бүлегендә белем алучы егет-кызларыбыз да сынатмады. Максим Игнатьев, Розанна Җиһаншина, "Веселые ребята" инструменталь ансамбле - барысы да 1 урынны яуладылар. Җитәкчеләре Рәйсә Харисова һәм Дилбәр Салихҗанова. Театр сәнгате бүлегендә белем алучы балаларыбыз гала-концертның бизәге булдылар. "Нәфис сүз" номинациясендә: Артем Асылгәрәев диплом белән бүләкләнде, Аделина Ильясова - 1 урынга, Әминә Вәлиева 2 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - Язилә Ильясова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев