Реклама
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Әлмәт шәһәрендә узган республикакүләм конкурста катнашты. Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте базасында узган яшь музыкантлар республика конкурсында катнашкан барлык фортепиано бүлеге укучылары да җиңү яулады. Язилә Кыямова - I дәрәҗә лауреат, Регина Вәлиева - II дәрәҗә лауреат, Александра Булатова - III дәрәҗә лауреат, Лиана Бадертдинова - дипломант исемнәрен алып кайтты. Укытучылары - Румия Деникаева, Розалия Хәбибуллина, Филүзә Шәрипова. Укытучыларга балаларны конкурска әзерләгәннәре өчен "Педагогик осталык өчен" дигән Мактау кәгазьләре тапшырылды. Конкурс белән беррәттән Әлмәт музыка көллиятендә укытучылар өчен мастер-класслар да оештырылды. Фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина электрон клавишалы инструментларда уйнау осталыгы буенча мастер-класста катнашып таныклык алды, дип хәбәр итәләр балалар сәнгать мәктәбеннән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз