Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары имтиханнар тапшыра

Традиция буенча уку чиреге тәмамланыр алдыннан, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары кечкенә имтиханнар тапшыра. Яңа ел бәйрәме алдыннан халык уен кораллары бүлегенең Дилбәр Салиҗанова һәм Рәйсә Харисова сыйныфларында белем алучы егет-кызлар зур концерт программасы әзерләде. Беренче сыйныф укучылары соңгы ике ай дәвамында өйрәнгән әсәрләрен башкарды, олырак сыйныфта белем алучылар исә ансамбль-дуэтларда чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, ата-аналар балаларының кыска вакыт эчендә шушындый һөнәр үзләштерә алганнарына таң калды. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән бит. Укучыларыбыз, хактан да, сәләтле! Ә иң мөһиме - тырыш. Әнә шундый алдынгы укучыларыбызның ата-аналары концерт ахырында Мактау грамоталарына лаек булды.
Мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев