Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе мәдәни проектта катнашты

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Лениногорск шәһәрендә узган мәдәни проектта катнаштылар. "Владимир Спиваковның икенче фонд академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан" дип исемләнгән проект кысаларында укучылар Мәскәү шәһәреннән килгән профессорлар белән мастер-класста катнаштылар. Фортепиано бүлеге укучылары Язилә Кыямова һәм Эльвина Хафизова Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы махсус фортепиано мәктәбе директоры, күпсанлы лауреатлар җиңүчесе Мира Марченко кул астында эшләде. Тынлы уен кораллары бүлеге укучысы Мансур Закиров Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры Евгений Петров белән саксофонда үзе уйнаган әсәрләр өстендә эшләде. Халык уен кораллары бүлеге укучылары Айнур Госманов һәм Мансур Закиров шулай ук мастер-класста катнашып, Гнесиннар исемендәге музыка училищесы укытучысы Лев Лавров укытуын тыңлады. Рәсем бүлеге укучылары Рената Бурганова, Инзилә Валиева, Алина Иванова Россиянең халык рәссамы Александр Муравьев белән эшләде. Укытучылар Филүзә Шәрипова, Рунар Шәяхмәтов, Азия Заһидуллина, Рәмзия Батырова, Гөлназ Талыйпова, Эльмира Галиева һәм концертмейстер Алеся Латыпова мастер-класста катнашу турында таныклык алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев