Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы 9 май митингында катнашты

9 май – Бөек Җиңү көнен Мөслим халкы зурлап билгеләп үтте. Аеруча мөслимлеләр район мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән күренешне, концерт программасын яратып кабул итте. Әлеге тамашаларда Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да теләп катнашты.

 Укытучылар Айгөл Шәйгәрданова, Филүзә Шәрипова, Радик Газизов бәйрәм тамашасының үзәгендә булдылар. Гүзәл Галиева һәм аның сыйныфында белем алучы Фәридә Баянова, Камилә Галиева тамашачылар тарафыннан зур алкошларга күмелделәр. Театр сәнгате бүлеге тулаем катнашып, сугыш ветераннарына җылы, эчтәлекле, матур чыгышларын бүләк иттеләк. Укычулыр Ләйсән Замалова һәм Язилә Ильясова, аларның укучылары Әминә Вәлиева, Артем Асылгараев, Алия Закирова, Инсаф Фәрхетдинов, Камил Абдуллиннарның һәр чыгышы халык тарафыннан җылы кабул ителде. Тынлы уен кораллары оркестры яшь армиячеләр парадын патриотик көйләре белән озатып торды. Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендә оркестр чыгышы Бөек Җиңү көненең махсус бизәге булды. Индира Тимкина җитәкчелегендәге “АССА” бию коллективы чыгышы да бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килде. Моннан тыш, сәнгать мәктәбе коллективы оешма-предприятиеләр демонстрациясендә горур катнашты. Укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр, кулларына шар-чәчәкләр тотып, “ура” кычкырып, безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән геройларга рәхмәтен белдерде, дип хәбәр итәләр баллар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X