Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбе яшь музыкантлар конкурсында катнашты

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары бүген Әлмәт шәһәрендә узган республикакүләм конкурста катнашты. Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте базасында узган яшь музыкантлар республика конкурсында катнашкан барлык фортепиано бүлеге укучылары җиңү яулады. Язилә Кыямова- I дәрәҗә лауреат, Регина Вәлиева II дәрәҗә лауреат, Александра Булатова III дәрәҗә лауреат, Лиана Бадертдинова дипломант исемнәрен алып кайттылар. Укытучылары Румия Деникаева, Розалия Хәбибуллина, Филүзә Шәрипова. Балаларны конкурска яхшы әзерләгән укытучыларга "Педагогик осталык өчен"дигән Мактау кәгазьләре тапшырылды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидовка һәм сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттаховага әлеге бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Конкурс белән беррәттән, Әлмәт музыка көллиятендә укытучылар өчен мастер-класслар оештырылды. Фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина электрон клавишалы инструментларда уйнау осталыгы буенча мастер-класста катнашып, таныклык алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев