Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим шагыйрә Лилия Садриеваны зурлый (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бу көннәрдә район "Үзәкләштерелгән китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия Садриева 55 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан очрашуларда була, котлаулар кабул итә.

14 апрель көнне район мәдәният йортында узган иҗат кичәсендә район җитәкчелеге, язучылар, хезмәттәшләре, авылдашлары, туганнары, гомумән, шагыйрәнең иҗатын яраткан райондашлар катнашты. Район башлыгы Рамил Муллин Садриева Лилия Яссир кызына мәдәниятне үстерү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ихлас котлаулар шагыйрә иҗат иткән шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, юбиляр үзе дә шигырьләрен яттан сөйләп сокландырды. Чәчәкләргә күмгән тамашачы шагыйрә Лилия Садриеваны аягүрә басып алкышлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X