Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең нәни сандугачлары

13-14 март көннәрендә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Әгерҗе шәһәрендә үткәрелгән "Йолдызлык -2015" ХV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында катнаштылар. Вокал номинациясендә Гүзәл Шәфигуллина (укытучысы Гөлназ Йосыпова) 1 урын, хореография номинациясендә Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» бию ансамбле һәм конферанс номинациясендә Баланлыдан Амалия Сабирова (җитәкчесе Фәния Хафизова) 2 урын...

13-14 март көннәрендә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Әгерҗе шәһәрендә үткәрелгән "Йолдызлык -2015" ХV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында катнаштылар. Вокал номинациясендә Гүзәл Шәфигуллина (укытучысы Гөлназ Йосыпова) 1 урын, хореография номинациясендә Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Мөслим бизәкләре» бию ансамбле һәм конферанс номинациясендә Баланлыдан Амалия Сабирова (җитәкчесе Фәния Хафизова) 2 урын алдылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды һәм алар апрель аенда Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналга чакыру алдылар.

Вокал номинациясендә Эльвина Нуриева, Гүзәл Зиннурова (укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова), Татьяна Новикова (укытучысы Румия Деникаева), Рус Шуганнан Артем Кузнецов (җитәкчесе Елена Жданова), Айгөл Шәйгәрданова җитәкчелегендәге «Шатлык» вокаль ансамбле һәм аның укучысы Гузэл Замалова, конферанслар Шөhрәт Мирзамуратов белән Азат Хөснуллин (укытучылары Ильмира Гәрәева) буларак, беренче турны унышлы утеп, 2 турда да чыгыш ясадылар.

Рената Харитонова, Лилия Садретдинова (укытучысы Гөлназ Йосыпова), Алина Әхмәтҗанова, Диана Хәсәнова, Руслан Саламаев (укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова) вокал номинациясендә, Алина Исламгалина, Алина Әхмәтҗанова (укытучылары Ильмира Гәрәева), Аделя Гыйльметдинова һәм Ралиф Хәбибуллин (укытучылары Синара Яббарова) конферанс номинациясендә катнашып, үзләрен сынап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев