Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"МӨСЛИМ САБАНТУЕ - 2017": Данир Сабиров киләчәк + балалар өчен ЭКОсабантуй оештыралачак

Бәйрәм 2 июльдә район үзәгендәге Нурлыгаян паркында узачак.

Иртәнге 7.00-15.00 сәгатькә кадәр Урожайная урамының Кооператив урамы белән булган киселешеннән Банк урамы киселешенә кадәр автотранспорт өчен юл ябылып торачак.

9.30-10.00 сәг. - Ык елгасы каршындагы үзәк мәйдан капкасы төбендә, милли ихаталарда кунакларны каршылау.

10.00-10.40 сәг. - район башлыгы һәм хөкүмәт вәкиленең Сабантуй бәйрәме белән котлавы. Бәйрәмне тантаналы ачу, кыр батырларын тәбрикләү.

10.4-11.00 сәг - әдәби хореографик-музыкаль күренеш.

11.00-14.00 сәг. - зур концерт программасы.

11.00-15.00 сәг. - милли көрәш.

11.00-15.00 сәг. - аттракцион һәм милли уеннар.

12.30-14.00 сәг. - ат чабышлары.

13.00-14.30 сәг. - җырчы Данир Сабиров концерты.

14.00-15.00 сәг. - "Наиком" ягулык станциясе челтәре балалар сабантуе мәйданчыгында үз клиентлары арасында ел буена барган акцияга йомгак ясый.

Сабантуйда үтәчәк халык уеннары:

туры баганага менү

аркан тарту

капчык киепйөгерү

биеклеккә сикереп бүләк алу

гер күтәрү

йомырка салынган кашык кабып йөгерү (ир-егетләр, хатын-кызлар)

капчык сугышы

катыктан тәңкә эзләү

көянтә-чиләк белән су ташу

авыш баганага менү

кул көрәше

таяк тартышу

чүлмәк вату

штанга күтәрү

турникта күтәрелү

"Нива" машинасын тарту

ир-егетләр һәм хатын-кызлар йөгерүе

җеп эрләү

гаилә уены: тачка йөртү ярышы

Балалар өчен тематик "ЭкоСабантуй" программасы

11.00-11.15сәг. - балалар "ЭкоСабантуен" ачу. Флеш-моб

11.15-13.00 сәг. - "Яшь талантлар" концерты

11.15-12.15 сәг. - "ЭкоМастер-класс" - кулланышта булган әйберләрдән сувенирлар ясау

11.15-13.30 сәг. - милли һәм тематик уеннар

Бәйрәмдә Арслан - аниматор, аквагрим һәм фотозона мәйданчыклары эшләячәк.

Балалар өчен милли һәм тематик уеннар:

себерке көрәше

көянтә-чиләк белән макулатура ташу

капчык киеп йөгерү

чүлмәк вату

йомырка салынган кашык кабып йөгерү

капчык көрәше

аркан тарту

авыш баганага менү

бүләк кисеп алу

йөгерү

рәсем ясау бәйгесе

чүлмәк вату

шар кабарту

шашка уены

скакалкада сикерү

төпсез капчыктан чыгу

балык тоту һ.б. кызыклы уеннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев