Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сабан туе көнне исерек машина йөртүче юл кырыена тәгәрәгән

"Бәйрәм вакытында исерек килеш руль белән идарә итүчеләр саны бермә-бер арта. Район сабантуе көнне генә дә 3 исерек тоткарланды", - дип хәбәр итә районның ДАИ бүлеге начальнигы Айнур Хәйретдинов. "Татавтодор" җәмгыятенең Мөслим участогы янында әйләнгән җиңел машина хуҗасы да исерек булган.

Үз көче белән юл кырыена тәгәрәгән машинаны торгызып маташканда пәйда булган ДАИ хезмәткәрләреннән качам дип, райондашыбыз бар көченә машинаны куган. Юлда барганда тәгәрмәче тишелеп, Ак барс банкы янында бордюрга килеп менгән машина хуҗасы әле бик озак руль артына утыра алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев