Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сабан туе БАТЫРЫ быел суыткыч отты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ+ФОТО)

Милли бәйрәмебез Сабантуйның күрке - көрәш. Әлеге ярыштан башка бәйрәмне күз алдына да китереп булмый. Көрәшне яратучылар бил алышу тәмамланмыйча мәйданнан китмиләр. Мөслимлеләргә дә хас бу гадәт. Көрәш барган урын тамашачыларның күп булуы һәм көч бирүче авазлар яңгыравы белән аерылып торды.

Бәйге балалар көрәше белән башланды. Анда 10 үсмер катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча өченче урынны Мөслимнән Искәндәр Сәетгалиев алды, икенче урынны шулай ук Мөслимнең булачак батыры Шамил Сәламов яулады. Ә беренче урынны Сарманнан килгән Илдан Хәсәншин алып китте.

Үсмерләр 60, 70, 80 кг авырлык категорияләрендә көч саныштылар. Шулай ук ветераннар арасында да көрәш бәйгесе үтте. Анда алты ветеран-көрәшче катнашты. Беренче урынны Васил Хаҗиев яулады.

Икенче урынга - Рифат Нәҗипов, өченчегә Мирхаҗиан Хуҗагалиев лаек булды.

Өлкәннәр арасында көрәш биш үлчәү категориясендә (60, 70, 80, 100 һәм 100 кг артык) үтте. Барлыгы 40 тан артык көрәшче бил алышты. Абсолют батыр исеме Мөслим егете, күп тапкырлар Сабантуй батыры исемен яулаган Илнар Сәетгалиевкә бирелде. Батырның иңенә тәкә һәм якташыбыз, "Алабуга Агропромдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбиров бүләге - суыткыч тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X