Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим республика кулибиннарын җыйды (+ФОТОЛАР)

Кулибиннар бәйгесе районда 2008 елдан бирле үткәрелә. Бу конкурсны райондашыбыз Ленар Гайсин оештырып җибәргән иде. Ул ел саен бу чараның спонсоры да булып тора.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәрә торган әлеге чарада Мөслим мәктәпләре, аграр колледж студентлары, шулай ук Сарман, Минзәлә, Азнакай районнарыннан уйлап табучы яшьләр катнаша. Конкурс берничэ яшь категориясенә буленеп бәяләнә. Бүген Мәслим лицеенда район "ХXI гасыр кулибиннары" конкурсында катнашучы эшләрне жюри бәяләде. Урыннар түбәндәгечә: кечкенәләр төркемендэ үзе ясаган мопед белән Симәктән 4 класс укучысы Эльвир Госманов җинде. Урта яшьтәге балалар төркемендә 3 урынга Күбәктән 8 класс укучылары Илнур Гәрәв hәм Рушан Маликов, мәктәптән тыш эшлэр үзәгеннән Ранис Шәрифуллин, Яңа Усы мәктәбеннән Ринас Игошев, Сарман районыннан Руслан Исмәгыйлев, Минзәләдән Данир Биков иҗат җимешләре лаек булды. 2 урынны Рус. Шуган авылыннан Данил Кашапов hәм Тат. Шураннан Анатолий Алчин эшләнмәләре бүлеште. 1 урында бәрәңге утырту машинасы белән гимназиянең 10 класс укучысы Шамил Баев һәм карусель-тренажер белән Тат. Бүләр мәктәбенең 5 класс укучысы Шәйгарданов Газинур. Җиңүчеләргә мәктәптән тыш эшләр узэге дипломнары hәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Балалар катнашучылар сертификатларына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X