Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Прохор Кондратьев

Кондратьев Прохор Ильич 1902 нче елның 21 июнендә Яңа Усы авылында туа. 1941 елның августында Кызыл армия сафларына чакырыла.

 Капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, взвод, рота һәм батальон командиры була. Харьков өлкәсе Лозовский районы Краснопавловка торак пунктын азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен П. Кондратьев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Одесса өлкәсендәге Раздельная тимер юл станциясендә немецларның биш атакасын кире кайтарганы өчен 1944 елның апрелендә Кызыл Байрак орденына лаек була. Молдавиянең Бендеры район үзәген алу өчен барган сугышларда һәм Прут елгасын кичүдә күрсәткән батырлыклары өчен Прохор Кондратьев I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. П. Кондратьев 1946 елда демобилизацияләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев