Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Миргазыян Сабиров

Миргазыян Сабиров Үрәзмәт авылында туа. 1940 елда солдат хезмәтенә алына. Миргазыян хезмәт иткән батальонда солдатларны көне-төне парашюттан сикертәләр, хәрби осталыкка өйрәтәләр.

Сугыш башлану белән Миргазыян кулына корал ала. Смоленск өлкәсе Ельня шәһәрен азат итү өчен барган канкойгыч бәрелештә ул беренче тапкыр яралана. Бераз дәваланганнан соң тагын фронтка, алгы сызыкка китә. Мотоукчы батальон составында фронтның иң каты сугышлар барган участокларында көрәшә, икенче тапкыр авыр яралана. Дошманның Мәскәү янында хурлыклы җиңелүе турындагы хәбәрне Джамбул шәһәрендә госпитальдә ишетә. 1942 елда, демобилизацияләнеп, авылга кайта. Сатучы булып эшкә урнаша, хисапчылар курсын тәмамлый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X