Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Леонид Фролов

Фролов Леонид Федорович армия хезмәтенә 1941 нче елның 20 июнендә китә. Виленск, Смоленск, Тбилисида хәрби-пехота училищеларында укый. Курсантларны укуларын төгәлләгәнче сугышның кайнар нокталарына җибәрәләр.

Леонид Фролов Кавказда Кызыл байраклы 119 нчы бригада составында, аннары Көньяк фронтта дошманның ныклы оборонасын өзүдә батырларча сугыша. Кече командирлар әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң 1944 елда укчы взвод командиры итеп билгеләнә. 3 нче Белоруссия фронты составында – Орша һәм Белоруссияне, 1 нче Балтыйк буе фронты составында Латвия, Литва, Көнбатыш Пруссияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Авыр сугышларда 4 тапкыр яралана. 1946 елда лейтенант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. 
Леонид Фролов сугыштан соң мәктәп директоры, колхоз рәисе, укытучы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев