Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Хәбиб Дәүләтшин

Дәүләтшин Хәбиб Мәүләветдин улы 1915 нче елның 8 маенда Югары Табын авылында туа. Олы Чакмак мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.

Сугыш башлангач, фронтка китә, яраланып, госпитальдә дәвалана. Аннан соң Х. Дәүләтшинны 205 нче номерлы запас полкка  җибәрәләр. Кече командирлар курсын тәмамлап, яңадан сугышка керә. Кызыл  Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Крәш. Шуран  мәктәбенә директор итеп билгеләнә, мәгариф бүлегендә инспектор, соңыннан  Мөслим аэропорты җи-тәкчесе булып эшли. Күп төрле җәмәгать эш-ләре башкара. Хәбиб Дәү-ләтшин 2011 нче елның 27 маенда 96 яшендә вафат булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев