Мөслим-информ

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Гәрәй Бәхтиев

Бәхтиев Гәрәй Бәхти улы 1935 елда Мари Бүләр җидееллык мәктәбен тәмамлый. Кызыл Армиягә 1941 елда алынып, Владимир шәһәрендәге хәрби училищега җибәрелә.

1942 елда зенит-артиллерия училищесы курсантлары Ленинградка бару юлларын саклыйлар. Гәрәй Бәхтиев, башы яраланып, госпитальдә дәвалана. Госпитальдән соң политинформатор итеп билгеләнә. Бу чорда политинформаторлар бик мөһим бурыч үти, чөнки совет солдатлары арасында куркудан дошман ягына чыгучылар күп була. Тагын яралана: мина кыйпылчыгы йөрәгенә аздан гына тими кала. Сугышчыны үлгән дип санап, ата-анасына “похоронка” җибәрәләр. Контузияләнгән, аңсыз хәлдә өч көн үлем белән көрәшә ул. Госпитальдә алты ай дәваланса да, кыйпылчыкны тәнендә калдыралар – аны алу тормыш өчен куркыныч белән яный. 
Госпитальдән соң Г. Бәхтиев Мурманск шәһәренең зенит-артиллерия бүлегендә хезмәт итә. 1945 елда Япониянең Квантун ар-миясенә каршы сугышта катнаша. Сугыштан соң 42 ел укытучы булып эшли. Мари Бүләр сигезьеллык мәктәбендә мари теле һәм әдәбияты укыта.
“За оборону Советского Заполярья”, “За победу над Германией”, “За победу над Японией” медальләре, В. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: