Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Фатыйх Мирзаянов

Фатыйх Мирзаянов 1922 елда Үрәзмәт авылында туа. 7 класс белем алганнан соң, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Солдат хезмәтеннән соң, 1941 елда Свердловскийдагы икееллык хәрби укчылар училищесына укырга керә.

Аларны уку срогы тәмамланганчы ук, хәрби дәрәҗә биреп, фронтка җибәрәләр. 1941 нче елның 20 ноябрендә Ф. Мирзаяновка укчылар взводы белән командалык итү йөкләнә. 19 яшьлек лейтенант Советлар Союзы маршалы К. К. Рокоссовский армиясе составында Калуга шәһәрен, Руза тимер юл станциясен азат итү өчен барган сугышларда катнаша, курку белмәс командир көчле атакаларның берсендә каты яралана. 1942 елның декабрендә култык таяклары ярдәмендә генә хәрәкәтләнүче Ф. Мирзаяновны, демобилизацияләп, тылга озаталар. Ул 1943 елның башында ук укыту эшенә керешә. Һәм гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә намуслы хезмәт куя, озак еллар Үрәзмәт урта мәктәбен җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X