Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Арслангәрәй Байгузин  

Байгузин  Арслангәрәй  Миңне-гәрәй улы 1922 елда Мари Бүләр авылында туа. Арслангәрәй 1941 елда солдатка алына. Сталинград фронтында сугыша.

Ике тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана. 1944 елда Украина фронтына җибәрелә. 7 нче гвардия полкы составында взвод командиры урынбасары була. Львовта бандерачыларга каршы сугыша, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Пулемет взводы командирын берничә сугышчы белән разведкага җибәрәләр. Алар дошманның миномет батареяләре урнашкан урынны ачыклый. Шуның нигезендә немецларның ут нокталары юк ителә. Әлеге батырлыгы өчен Арслангәрәй Байгузин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Моннан тыш ул тагын медальләргә һәм Рәхмәт хатларына лаек була. Якташыбыз Җиңү көнен Германиянең Бреславль шәһәрендә каршылый. Тыныч тормышта 48 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X