Германиядән нәселле таналар кайтардылар
Якын көннәрдә терлекләрне туберкулезга, лейкозга, бруцеллезга һәм башка авыруларга тикшерәчәкләр, ә аннары вакцинация үткәрәчәкләр.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). «Август-Мөслим» агрофирмасының «Үрәзмәт» сөт-товар комплексына Германиядән 445 баш голштино-фриз таналарының яңа партиясе кайтарылды. Хайваннар карантин мәйданчыгына урнаштырылды һәм ерак юлдан соң адаптация узалар. Юлда алар бер атна булды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, комплексның ветеринария табиблары аларны көн саен карап, термометрияне тикшереп торалар. Якын көннәрдә терлекләрне туберкулезга, лейкозга, бруцеллезга һәм башка авыруларга тикшерәчәкләр, ә аннары вакцинация үткәрәчәкләр.
«Таналар бик яхшы хәлдә кайттылар, тазалыклары да яхшы, активлар. Энергияләре күп, абзар буйлап рәхәтләнеп чабып йөриләр. Терлекләргә адаптация өчен әлегә коры азык ашатабыз», — дип уртаклашты үз фикерләре белән агрофирманың ветеринария табибы Динар Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев