Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә күңелле чаралар оештырды

Бәйрәм көннәрендә авыл мәдәният йортларында төрле чаралар оештырылды.

Иске Вәрәш авылы китапханәчесе композитор Сара Садыйкованын тууына 111 ел тулу уңаеннан телдән журнал үткәргән. Чарада композиторның җырларыннан өзекләр дә уйнатылган. Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында "Татулыкка ни җитә?" дип исемләнгән тәрбия дәресе үткәргән. Китапханәче балаларга А.Алишның "Бикбатыр һәм Биккуркак" әкиятен укыган. Яңа Усы авылы китапханәчесе "Бердәм булыйк!" исемле әңгәмә кысаларында укучылар белән милләтара бердәмлек, дуслык турында фикер алышкан. Укучылар арасында рәсем конкурсы да оештырылган.

Үрәзмәт авылы мәдәният йортында Бердәмлек көне уңаеннан - шашка ярышы, Ташлыяр авылы мәдәният йортында "Күңелле стартлар" бәйгесе үткән. "Балалар бәйгедә югары активлык күрсәттеләр", дип хәбәр итәләр безгә Ташлыярдан. Сикия авылы клубында исә балалар театр коллективы репетицияләр үткәрә. Быел алар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев