Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының үлемсез полкы: Котков Василий Петрович

Котков Василий Петрович 1923 нче елның 28 августында Рус Шуган авылында туа. Әтисе артыннан ук фронтка китә. Әтисе, 1903 елгы Петр Ефимович, 1943 елда Сталинград сугышларында хәбәрсез югала.

Василий сугышчан юлын 3 нче Украина фронты составындагы 11 нче гвардия казаклар кавалериясенең Богдан Хмельницкий Кызыл Байрак орденлы дивизиясенең 71 нче танк корпусында үтә. Ростов-Дон шәһәре, Украина, Польша, Чехословакия, Венгрия җирләренә җитә. Күрсәткән батырлыклары өчен разведчиклар отделениесе командиры, сержант В.П. Котков күптөрле бүләкләргә лаек була: дүрт "Батырлык өчен" медале, "Будапештны азат итү өчен", "Германияне җиңү өчен" медальләре. Шулай ук Кызыл Байрак, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. 1971 нче елның 31 декабрендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев