Мөслим-информ

Мөслим районының үлемсез полкы: Апукаев Әскәр Габдулла улы

Апукаев Әскәр Габдулла улы (фотода сулда) 1918 елда Мөслим авылында дөньяга килә. 1940 елның гыйнварында армия сафларына чакырыла, Омск шәһәрендә командирлар әзерләү курсларында укый.

Сугыш башлану белән Әскәр Мәскәү яны сугышларына взвод командиры итеп җибәрелә. Биредә ул яралана, госпитальдә аңына килә. 1944 елның мартында маршал Конев җитәкчелегендәге 2 нче Украина фронты составында Днепр, соңрак Прут елгаларын кичә, СССР чикләрен үтеп, Румыния территориясенә аяк баса. Югославия, Венгрия, Австрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, күпсанлы медальләр, Луганск, Белгород, Кривой Рог, Бендеры, Будапешт, Вена һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнашканы өчен Баш командованиенең Рәхмәт хатлары Әскәр Апукаевның сугышчан юлын чагылдыра. Җиңү көнен ул Вена шәһәрендә каршы ала, 1946 елда туган ягына кайта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: