Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт тәкъдим иткән кеше хөкем ителгән

Мөслим районы прокуратурасы 54 яшьлек Т. Ш-ка карата дәүләт гаепләвен куәтләде. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 санлы маддәсендә (исерек хәлдә машина йөртү өчен административ җаваплылыкка тартылган затның кабат исерек хәлдә рульгә утыруы) һәм 291.2 маддәсенең 1 бүлегендә (ун мең сумнан артмаган күләмдә ришвәт бирүгә талпыныш) каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип...

Суд билгеләвенчә, элегрәк Т. Ш. РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 12.8 маддәсе 3 бүлегендә күрсәтелгән җинаять (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү һәм транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмау, яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү) өчен административ җаваплылыкка инде тартылган булган.

Ләкин Ш. тиешле нәтиҗәләр ясамый һәм кабат исерек килеш машина йөрткәндә тоткарлана. 2017 нче елның 27 февралендә Мөслим - Иске Сәет юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырган Ш-ны туктаталар. Административ хокук бозу турында беркетмщ тутырганда, Ш. тапшырулар тартмасы янындагы уентыкка 500 сум акча куеп, ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт тәкъдим итә. Тәртип саклаучы бу провокациягә бирешми, оператив-тикшерү төркеме чакырыла, понятойлар барында ришвәт бирү факты теркәлә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд, кылынган җинаятьне һәм гаепләнүче шәхесен исәпкә алып, Т. Ш-ны РФ ҖКныж 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип раслады, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итъ белән 240 сәгать мәҗбүри эш һәм 291.2 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять өчен 10 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев