Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында чит ил машинасы белән трактор бәрелешкән

Җиңел машина йөртүчесе аңсыз килеш хастаханәгә озатылган, дип яза "Татар-информ".

Мөслим районында чит ил машинасы трактор белән бәрелешкән һәм кюветка очкан. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә кич ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Митрәй авылы янында һәлакәт турында хәбәр килгән.

«Фольксваген Поло» автомобиле «МТЗ-82» тракторы белән бәрелешкән һәм юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 28 яшьлек җиңел машина йөртүчесе аңсыз килеш хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев