Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында 9 меңләп кеше референдумда катнашты


Мөслимнең үзәк китапханәсендә урнашкан 1985 санлы Бакча сайлау участогында 1304 кеше тавыш бирергә тиеш. Шуларның 13е референдумда беренче тапкыр катнаша. Аларга һәм иртән-иртүк иң беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. "Сайлаучыларның 50 процентка якыны, референдумда катнашып, үз тавышын бирергә өлгерде", ди участок сайлау комиссиясе рәисе Илзир Мадъяров. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин да тормышы иптәше белән әлеге участокта тавыш бирделәр.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдумда 15.00 сәгатькә район буенча 8775 сайлаучы (53 процент) гражданлык бурычын үтәгән. Үрәзмәт сайлау участогында халык аеруча активлык күрсәтә. Бу сәгатькә тавыш бирү 88 процент тәшкил итә. Симәк, Әмәкәй, Крәш. Шуран, Яңа Усы, Елгабаш, Рус Шуган һәм Вәрәшбаш сайлау участокларында сайлаучыларның 86,4-71,1 проценты тавыш биргән. Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X