Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында 10 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 10312 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 3794е - савым сыерлары. Ел башыннан җирлегебездә 162 мең 189 центнер сөт җитештерелгән. Көнлек җитештерелгән продукция 41 мең 107 литр тәшкил итә. Бер сыердан 3508 литр сөт савып алынган.

Ит җитештерү буенча да матур күрсәткечләр бар. Ел башыннан барлыгы 50 мең 595 центнер ит җитештерелгән, бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 106 процент тәшкил итә. Ит җитештерүдә иң зур өлеш кошчылык тармагына туры килә. Район кошчылары барлыгы 31 мең 206 центнер ит җитештергән, бу сан узган елгы белән чагыштырганда 111процент .

Ел башыннан 4048 баш бозау алынган. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 101 процентны тәшкил итә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев