Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы "Туган як" агрофирмасныда хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшерде

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Родные края - Туган як" агрофирмасы" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде. Тикшерүдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2017 елның июнь ае өчен 227 эшчегә хезмәт хакы түләнмәгән.

Хезмәт хакы буенча бурыч 2,3 млн сумнан арткан. Моннан тыш хезмәтне саклау турындагы законнар бозылган: эшчеләр шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителмәгән, эш бирүче эшчеләрнең даими рәвештә медицина тикшерүе үтүен тәэмин итмәгән, мәҗбүри психиатрия тикшерүләре, хезмәтне саклау таләпләре буенча укыту үткәрелмәгән һ. б.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддә 6 бүлегендә (хезмәт хакын түләмәү яисә тулысынча түләмәү), 5.27.1 маддәнең 3 бүлегендә (хезмәтне саклау таләпләрен тиешле тәртиптә укыту һәм белемнәрен тикшерү, мәҗбүри һәм даими медицина тикшерүләре, эш көне башында мәҗбүри медицина тикшерүе, мәҗбүри психиатрия тикшерүләре үткәрмичә, эшчегә хезмәт вазыйфаларын башкаруга рөхсәт бирү,), 5.27.1 маддәнең 4 бүлегендә (эшчеләрне шәхси саклану чаралары белән тәмин итмәү) каралган административ хокук бозулар турында эш кузгатылды. Прокурор реагированиесе актлары Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятесе директоры исеменә закон бозуны бетерү һәм гаепле вазыйфадагы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында представление кертелде.

Прокурор реагированиесе актларын карау нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры - гомуми суммасы 35 мең сум күләмендә штрафка, өч вазыйфадагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Күзәтү ведомствосы катнашуыннан соң предприятие эшчеләренең хезмәт хокуклары тулысынча торгызылды - хезмәт хакы буенча бурыч аларга тулысынча түләнде, моннан соң хезмәтне саклау таләпләре тулы күләмдә үтәлә.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев