Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы җир кишәрлеге алу турында гаризаны канәгатьләндерде

Район прокуратурасы Сәфәргалиннар гаиләсен яклады. Аларга җир кишәрлеге бирүдән баш тарткан булганнар.

ТР Җир кодексының 32 маддәсе 3 пункты нигезендә муниципаль милектәге шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдән өч һәм анан да күбрәк балалы гражданнарга җир кишәрлекләре бушлай бирелә. ТР Җир кодексында әйтелгәнчә, җир сорап гаризабирү көненә балаларга 18 яшь тулмаган булырга тиеш.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2013 елдан 2015 елга кадәр район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы төрле сәбәпләр белән күп балалы Сәфәргалиннар гаиләсенең җир сорап язган гаризасын кабул итмәгәннәр. Нәтиҗәдә Сәфәргалиннар җир участогын алуга хокукларын югалтканнар, чөнки олы балаларына инде 18 яшь тулган.

Күп балалы гаиләнең, шулай ук аларның балигъ булмаган баласының хокукларын яклау максатында, район прокуратурасы Мөслим районы судына эш башкармауның законсыз дип табу, гаиләнең җир участогы алуга хокукларын торгызу һәм җир алуга хокуклы гражданнар исемлегенә кертү турында дәгъва җибәрде. Бу дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде гаиләнең хокуклары янәдән гамәлдә.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев