Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы: инде сабак алыр, бәлки

Район прокуратурасы 52 яшьлек Ш.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, Ш. 2017 нче елның 20 сентябрендә, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган көе, янәдән руль артына исерек килеш утыра. Тугаш - Иске Маҗын юлында транспортны туктаткан полиция хезмәткәрләре аның исерек булуын ачыклый.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев