Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы Ә. Ходжакуловка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады

Район прокуратурасы 37 яшьлек Әнвәр Ходжакуловка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ә. Ходжакулов РФ Җинаять кодексының 119 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне (үтерү яисә сәламәтлеккә авыр зыян салу белән янау) кылуда гаепле дип табылды. 2017 нче елның 5 августында 14 сәгатьләр тирәсендә Игенче авылында хатынының әнисенең йортында исерек...

Район прокуратурасы 37 яшьлек Әнвәр Ходжакуловка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ә. Ходжакулов РФ Җинаять кодексының 119 маддә 1 бүлегендә каралган җинаятьне (үтерү яисә сәламәтлеккә авыр зыян салу белән янау) кылуда гаепле дип табылды.

2017 нче елның 5 августында 14 сәгатьләр тирәсендә Игенче авылында хатынының әнисенең йортында исерек хәлдәге ир, хатынына таба белән кизәнеп, аны үтерү белән яный. Хатыны исә янауны чын дип кабул итә.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Суд аңа 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем законлы көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев