Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшерде

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Мөслим элеваторы" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде. Тикшерүдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2017 елның май-июнь айлары өчен 104 эшчегә хезмәт хакы түләнмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 1,6 млн сумнан арткан, шулай ук эш шартларын махсус бәяләү үткәрелмәгән. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры Айрат...

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Мөслим элеваторы" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде.

Тикшерүдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2017 елның май-июнь айлары өчен 104 эшчегә хезмәт хакы түләнмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 1,6 млн сумнан арткан, шулай ук эш шартларын махсус бәяләү үткәрелмәгән.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры Айрат Шәмсетдиновка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддә 7 бүлегендә (охшаш хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган зат тарафыннан хезмәт хакын түләмәү яисә тулысынча түләмәү), 5.27.1 маддә 2 бүлегендә (эш бирүче тарафыннан эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяүләү үткәрүнең билгеле тәртибен бозу яисә аны үткәрмәү) каралган администартив хокук бозулар турында эш кузгатылды. Прокурор реагированиесе актлары мировой судка һәм Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятесе директоры исеменә закон бозуны бетерү һәм гаепле вазыйфадагы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында представление кертелде.

Прокурор реагированиесе актларын карау нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры - гомуми суммасы 25 мең сум күләмендә штрафка, ике вазыйфадагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Күзәтү ведомствосы катнашуыннан соң предприятие эшчеләренең хезмәт хокуклары тулысынча торгызылды - хезмәт хакы буенча бурыч аларга тулысынча түләнде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев