Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы хәбәр итә: КФХ башлыгы урлашкан өчен хөкем ителде

Аеруча зур күләмдә урлашкан өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы хөкем ителде. Район прокуратурасы 35 яшьлек И.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 бүлегендә каралган җинаять кылуда (аеруча зур күләмдә урлашу) гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, 2012 елда крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булган И., бюджет акчасы средстволарын урлау максаты белән, эш башлаучы фермерларга көнкүрешләрен төзекләндерү өчен билгеләнгән "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" ведомствоара программасына катнашу өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына дөрес булмаган документлар тапшыра. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан гомуми суммасы 1 млн 400 мең сум акча алып, И. ике ел дәвамында грантны максатчан файдалануы турында ялган отчетлар бирә. Ә акчаларны үз кирәгенә тота.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм зыянны тулысынча түләде. Шушыларны һәм башка җиңеләйтүче сәбәпләрне искә алып, суд аңа шартлы рәвештә, 1 ел сынау вакыты белән 3 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев