Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы хайваннар дөньясы объектларын саклау законнарының үтәлмәвен ачыклады

Мөслим районы прокуратурасы "Ак барс" табигатьне саклау" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә тикшерү үткәрде. Тикшерү күрсәткәнчә, юридик зат биотехник чаралар нормативларын үтәүдә законны бозган, шулай ук ау контроле бөтенләй булмаган. Закон буенча әлеге җәмгыять ау хуҗалыгы килешүендә күрсәтелгән таләпләр нигезендә эш итәргә тиеш. 2016 елда хайваннар дөньясын файдалану өчен бирелгән һәм алынган...

Мөслим районы прокуратурасы "Ак барс" табигатьне саклау" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә тикшерү үткәрде.

Тикшерү күрсәткәнчә, юридик зат биотехник чаралар нормативларын үтәүдә законны бозган, шулай ук ау контроле бөтенләй булмаган. Закон буенча әлеге җәмгыять ау хуҗалыгы килешүендә күрсәтелгән таләпләр нигезендә эш итәргә тиеш. 2016 елда хайваннар дөньясын файдалану өчен бирелгән һәм алынган рөхсәт кәгазьләре хакында салым органнарына мәгълүмат бирелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә район прокуратурасы "Ак барс" табигатьне саклау" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры урынбасарына карата Административ җинаятьләр кодексының 8.37 маддәсе 3 бүлегендә каралган (хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозу турында эш ачылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча беркетмә Татарстан Республикасы хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсенә юлланды.

Прокурор реагированиесе Акты карала.

Шулай ук прокуратурасы "Ак барс" табигатьне саклау" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директорына ачылган закон бозу очракларын бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту хакында представление чыгарды.

Тикшерү нәтиҗәсендә баш аучы һәм башкаручы директор эшләренә салкын карау сәбәпле үз вазыйфаларыннан азат ителделәр, баш хисапчыга каты шелтә белдерелде.

Прокуратура тикшерүе йогынтысында бөтен кимчелекләр дә төзәтелгән.

Мөслим районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев