Мөслим-информ

Мөслим районы прокуратурасы эчкән килеш руль артына утырган мөслимлегә карата дәүләт гаепләвен яклады

Район прокуратурасы 68 яшьлек Ш.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, 2017 нче елның 28 сентябрендә, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган көе, Ш. янәдән руль артына исерек килеш утыра. Сал. Мухан - Иске Чакмак юлында транспортны туктаткан полиция хезмәткәрләре аның исерек булуын ачыклый.

Гаепләнүче үз гаебен танымады. Суд аңа 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: