Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мәктәбенең дан тактасы Рафис Борһановның әтисе исеме белән ачыла

Мөслим районы Вәрәшбаш авылындагы чишмә Рафис Борһановның бабасы Борһан исемен йөртә.


(«Татар-информ», Эльвира Шакирова). Рафис Борһанов туган ягы - Мөслим районындагы якташларына ярдәм итеп яши. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Вәрәшбаш авылы советы рәисе Земфира Маннапова сөйләде.

Рафис Тимерхан улы Борһанов ТАССРның Мөслим авылында туса да, Борһановларның төп нигезе Мөслим районы Вәрәшбаш авылында урнашкан.

"Аларның өйләре Кооператив урамында булган, ләкин ул өйнең нигезе юк инде. Рафисның әтисе Тимерхан абый - Латыйфа апа белән Борһан абыйның баласы. Латыйфа апа үлгәч, Борһан абый Сара исемле апаны хатынлыкка ала. Ә әтисе вафат булгач, Тимерханны Борһан абыйның бертуган абыйсы Баһаветдин тәрбияли. Ул Тимерханны Актаныштагы бухгалтерлар курсына алып бара. Анда укып кайтканнан соң, Тимерхан абый бездә бухгалтер булып эшли башлый. Шәфкать туташы Асия апага өйләнә. Аннан соң Тимерхан абыйны Мөслим районы Башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. Шунда эшләгән дәвердә, 1961 елда аларның улы Рафис Тимерханович дөньяга килә. Ул туу белән, әтисен Әтнәгә беренче секретарь итеп алалар. Аннан соң алар Арчага күчә. Рафис Тимерханович мәктәпне Арчада тәмамлый. Ә аннан соңгы биографиясен үзегез дә беләсез инде", - диде авыл советы рәисе.

2009 елда Рафис Тимерханович Вәрәшбаш авылындагы чишмәне яңарта. Бу чишмә аның бабасы Борһан исемен йөртә, ягъни Борһан чишмәсе дип атала. Шундый матур чишмә ул! Рафис Тимерхановичның авыл Сабан туена кайтып киткәнен дә хәтерлим. Ягъни туган якларын онытмый, искә алып яши. Аның өчен бик сөенәбез. Киләсе елда авыл мәктәбе капиталь ремонт программасына да керер дип өметләнәбез, чөнки быел ул төзекләндерелмәде. Мәктәбебез - тугыз еллык, укучыларыбыз әледән-әле уңышлары белән сөендереп тора", - дип сөйләде Земфира ханым.

Земфира Маннапова 2016 елның маеннан бирле Вәрәшбаш авылында авыл советы рәисе булып эшли. Аңа кадәр ул балалар бакчасы мөдире булган. Земфира ханым әйтүенчә, Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларында 800дән артык кеше теркәлгән, шуларның якынча 600е генә авылда төпләнгән.

Вәрәшбаш авылы мәктәбендәге дан тактасы Тимерхан Борһанов исеме белән ачыла. Мәктәп укытучысы Рәзилә Зарипова әйтүенчә, мәктәп балаларының Тимерхан Борһанов эшчәнлеге буенча фәнни-тикшеренүләр оештырып, чыгышлар ясаганы да бар.

Искәртеп үтик: бүген Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев