Мөслим-информ

Мөслим районы мөхтәсибәте ураза тоту тәртибе белән таныштыра

УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗЛАРЫ

Ураза дөрес булсын өчен, түбәндәге шартларны үтәү тиешле:

1. Ниятләү: ул эчтән генә уй белән кылына. Ниятләү рәвеше: "Мин Бөек Аллаһның ризалыгы өчен бу көннең фарыз уразасын тотарга ниятлим". Ниятләү вакыты: сәхәрне төгәлләгәч, ягъни таң атканчы

2. Иртәнге таң башыннан алып, кояш баеганчыга кадәр уразаны боза торган эшләрдән тыелу. Уразаның вакыты: таң беленә башлаганнан алып, кояш баеганга кадәр.

УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР

● Ашау, эчү һәм дарулар кабул итү.

Иртәнге таң беленә башлаганнан алып, кояш баеганчыга кадәр ризыктан һәм дарулар кабул итүдән тыелып торырга кирәк, ягъни көн дәвамында ашарга да эчәргә дә ярамый. Шулай ук тәнгә бернәрсә дә керергә тиеш түгел. Әйтик, клизма ясау, тәмәке тарту, туклыклы уколлар кадату тыела.

Әгәр дә кеше, үзенең ураза икәнен онытып, нәрсәдер ашаса яки эчсә, аның уразасы бозылмый. Бу очракта ул, үзенең уразада булуын исенә төшерү белән, ашау-эчүен туктатырга тиеш.

● Үз ихтыярың белән косу

Ураза вакытында үз теләгең белән косарга ярамый. Әгәр дә инде кеше ихтыярсыз косса, уразасы дөрес була. Коскан очракта, ул авызын чайкарга тиеш.

● Җенси якынлык

Ураза вакытында җенси якынлык кылган кеше бик зур гөнаһка керә. Уразалы килеш тә үз нәфесеңне тыеп кала алмау - бик куркыныч эш. Шуңа күрә әлеге рәвештә уразасын бозган кеше югалткан көннең уразасын кайтарып кына калмый, ә махсус билгеләнгән түләвен (кәффәрәтен) дә чыгарырга тиеш була. Түләүнең күләме - ике ай рәттән, бер көнен дә калдырмыйча, ураза тоту. Әгәр, җенси якынлыкка кереп, уразасын бозган кешенең 60 көн буе ураза тотарга сәламәтлегеннән килми икән, ул 60 мескенне ашатырга тиеш була. Шуңа күрә ир белән хатын ураза вакытында бер-берсенең шәһвәтен уята торган ярату-назлаулардан чикләнергә тиешләр.

● Госел бозылу

Кеше уяу булганда, аның шәһвәте уянуга китерә торган төрле назлаулар (үбешү һ.б.) сәбәпле госеле бозылса, аның уразасы да бозыла. Ләкин госеле йоклаган чагында бозылса (поллюция), уразасы бозылмый. Мондый очракта аңа, госел коенып, уразасын дәвам итәргә кирәк.

● Айлык күрем һәм бала табу (бала тапканнан соң бүленеп чыга торган сыекча).

Айлык күрем сәбәпле бүленеп чыккан кан уразаны боза.

УРАЗА ВАКЫТЫНДА МАКТАУЛЫ ЭШЛӘР

1. Ифтар. Кояш баю белән, ризык кабып, авыз ачу тиешле. Хөрмә җимеше (финик), су яки берәр баллы ризык белән авыз ачу хәерлерәк.

2. Авызга ризык капканда "Бисмилләһ" әйтергә һәм: "Раббым, уразамны кабул ит", дип дога кылырга кирәк.

3. Сәхәр. Төнлә белән таң атуга якынайтып ашала. Ләкин кояш чыгуга ике сәгать кала ашау-эчүне инде туктатырга тиешле.

КЕМГӘ УРАЗА ТОТМАСКА МӨМКИН

1. Ураза тота алмаган өлкән яшьтәге картлар.

2. Дәвалап булмый торган чир белән авыруы сәбәпле, ураза тота алмаучы кеше.

Әмма алар уразасыз калдырган һәрбер көн өчен фәкыйрь-мескеннәргә фидия түләргә тиешләр. Ул бер көнгә бер саг (2.748 литр) күләмендә дөге, карабодай, макарон һ.б. шундый ашамлыклар белән түләнә. Шулай ук акчалата түләргә дә мөмкин - бер көн өчен 200 сум итеп.

УРАЗА ТОТМАСКА МӨМКИН, ләкин алар калдырган көннәрен башка айларда кайтарып тотарга тиешләр:

1. Авыру кеше. Чирем тагы да көчәер яки озакка сузылыр, дип курыкса, яки авыру кешегә ураза тоту бик авыр булса.

2. Сәфәргә чыгучы (мосафир). 90 чакрымнан ераграк булган юлга чыгарга ниятләп, үзенең яшәгән җирлегеннән соңгы өйләрне узып киткәннән соң, аңа ураза тотмаска мөмкин. Әгәр нинди дә булса бер җирлеккә барырга һәм шунда 15 көнгә яки тагы да күбрәк вакытка калырга ниятләсә, ул, барып җитү белән, мосафир хөкеменнән чыга һәм ураза тотарга тиеш була.

3. Үлемгә, аңны югалтуга яки биш төрле тою сәләтен югалтуга китерә торган көчле эсселек һәм ачлык халәтендә калучы.

4. Балага узган һәм күкрәк сөтен имезүче хатын-кыз, үзенең һәм баласының сәламәтлегенә зыян салудан курыкса.

5. Айлык күрем һәм бала тапканнан соң була торган бүленеп чыгулар вакытында хатын-кызга ураза тоту рөхсәт ителми. Калдырган көннәрен ул Рамазан аеннан тыш, башка вакытта ураза тотып кайтарырга бурычлы.

Газиз дин кардәшләребез! Алдыбызда торган изге Рамазан ае килү белән сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Рамазан аенда гөнаһлар кичерелә, изгелекләр өчен әҗер-саваплар арттырып языла, сабырлык күрсәтүчеләр хисапсыз нигъмәтләргә ия була. Бу айда оҗмах капкалары ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла. Һәр кичне авыз ачкан вакытта Аллаһ Раббыбыз мәңгелек бәхеттә булачак сөекле бәндәләрен сайлап ала. Изге айда изгелекләрне тагы да күбрәк кылып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!

Мөслим районы мөхтәсибәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: