Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы иҗтимагый советының халыкка мөрәҗәгате

Иҗтимагый советның чираттагы утырышында иҗтимагый тирәлек, яшәеш, хезмәт урыннары, кешеләрнең үзара аралашу, күңел ачу урыннарын тәртиптә тоту, алардан, тирәлеккә зыян китермичә, дөрес файдалану мәсьәләсе каралды. Бу аңлашыла да, чөнки интернет челтәре, электрон хезмәтләр күрсәтү ничек кенә үсә бармасын, кешеләрнең үзара очрашып аралашуын бернәрсә дә алыштыра алмый. Мөслимебездә соңгы елларда иҗтимагый...

Иҗтимагый советның чираттагы утырышында иҗтимагый тирәлек, яшәеш, хезмәт урыннары, кешеләрнең үзара аралашу, күңел ачу урыннарын тәртиптә тоту, алардан, тирәлеккә зыян китермичә, дөрес файдалану мәсьәләсе каралды. Бу аңлашыла да, чөнки интернет челтәре, электрон хезмәтләр күрсәтү ничек кенә үсә бармасын, кешеләрнең үзара очрашып аралашуын бернәрсә дә алыштыра алмый.

Мөслимебездә соңгы елларда иҗтимагый тирәлек киңәя бара: "Кояшлы Ык", Пушкин скверы, "Курай", "Сабантуй" паркы, авыллардагы 30дан артык парк, балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыклары - әнә шундыйлар. Мөслимдә, авылларыбызда урамнар, йорт тирәләре, оешмалар территорияләре, юллар төзекләнә, яшелләнә. Иң әһәмиятлесе - бу эштә яше дә, карты да теләп катнаша, үз хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, Мөслимебезнең көннән-көн матурая баруына чын күңелдән сөенә.Ләкин, ни кызганыч, арабызда уңай эшләргә сөенәсе урында, һаман кемнедер гаепләп, кимчелек эзләп, үзеннән бер өлеш тә хезмәт кертмичә яшәүчеләр дә бар әле.

Район Иҗтимагый советы районыбыз халкына мөрәҗәгать итә. Тиздән бөтен халык бәйрәме Сабантуй җитә, районыбызга бик күп кунаклар, туган-тумачалар кайтачак, аннан тыш август башында укытучыларның республикакүләм август киңәшмәсе узачак. Кунаклар көткәндә һәркем йорт-җирен тәртипкә китерә, җыештыра, чистарта, бизи. Әйдәгез, без дә, бердәм булып,шушы эшкә тотыныйк. Күпкатлы йортлар, аерым өйләрдә яшәүчеләр, үләннәрне чабып, иске койма-капкаларны төзәтеп, буяп, урамнарны, ишегалларын чистартып, матурлыйк. Оешмаларда, сәүдә нокталарында да эшлисе эшләр дә җитәрлек: элмә такталартатарча-русча дөрес итеп язылып, чәчәклекләр, агачлар тәртипкә китерелеп, ихаталар чистартылып куелыр, дип ышанасы килә. Шуның өчен пәнҗешәмбе, җомга райондашлар өчен өмә көннәре дип игълан ителә. Җирлегебезне матурлап, милли бәйрәмебезне якты йөз белән каршылыйк!

Иң әһәмиятлесе - башкарылган эшләр барысы да җирлек өчен, үзебез өчен, балаларыбыз өчен, шуны аңлап, киләчәк буынга да аңлатып, сакларга да өйрәник!Иҗтимагый совет җирле телевидение белән берлектә, кемнең ничек эшләгәнен төшереп алып, мәгълүмат чаралары аша яктыртачак.Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Күк йөзләре аяз, дөньялар имин булсын.

Моряк Йосыпов, иҗтимагый совет рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев