Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы имам-мөхтәсибе райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде

Бисмилләхир-рахманир рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм! Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, рухи чистарыну ае булды. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык.

Ураза бәйрәмен ел саен күтәренке кәеф, сөенеч белән каршы алабыз. Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә хезмәт итәргә язсын. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын.

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев