Мөслим районы халык театры – Гран-при иясе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Идел йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшереп үтәбез: Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде.
Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. 25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте.
Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакль бәяләнде. Жюри сайлап алган 18 театр коллективы Казанда финал этабында катнашты. Өч коллектив - Иваново, Ижау, Башкортстанның Стәрлебаш үзешчән театр труппалары бәйгедән тыш программада, фестивальнең кунаклары буларак чыгыш ясады.
Жюрины сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкли, жюрида Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова катнаша. Фестивальнең кураторы - режиссер, драматург Гафур Каюмов.
Фестиваль Казанда өч сәхнәдә - спектакльләр Ленин исемендәге Мәдәният һәм ял үзәгендә, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында, "Юность" Мәдәният сараенда күрсәтелде.
Жюриның иң күп тавышын җыеп, быел Мөслим районы мәдәният йортының Татар халык театры "Идел-йорт"ның җиңүчесе дип танылды. Алар фестиваль-конкурста Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдыздар" спектакле белән катнашкан иде. Куючы режиссер - Зөлфия Фәхретдинова.
Жюри фестивальнең лауреатлары һәм дипломатларын да билгеләп үтте. Алар 12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узачак тантанада хәбәр ителәчәк. Биредә тамашачылар әлеге спектакльне тагын бер кабат карый алачак.
Материал http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/24/130228/ сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:24Кояш кызы Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.5400
-
28 май 2022 - 13:21Дуслык күпере Баек авылында Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында "Дуслык күпере" очрашуы узды.5700
-
28 май 2022 - 12:10Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде7200
-
28 май 2022 - 11:25Чигү чиккән кеше бозымнан арына Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.71800
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.22000
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.21000
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.22201
-
27 май 2022 - 12:36Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елга "Агротуризм»" авыл туризмын үстерү өчен проектлар сайлап алуны игълан итә ДокументларНЫ 2022 елның 9 июненә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк16700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.34300
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5125802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.394200
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.342601
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).256604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.220303
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика