Мөслим-информ

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның ТР Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас тәбриклим.

Быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулды. Бу дата татарстанлылар бик истәлекле, чөнки Конституциябез, беренче чиратта, Татарстанның сәяси-хокукый статусын, аның федератив мөнәсәбәтләр системасындагы урынын билгеләде. Ул шулай ук шәхес хокукларын һәм ирекләрен танучы, гражданлык җәмгыяте төзүдә күпмилләтле Татарстан халкының мәнфагатьләрен исәпкә алучы төп хокукый документ булып тора. Үсешнең яңа баскычларына, тормышның яңа сыйфатларына һәм дәрәҗәсенә күтәрелү өчен безнең дус-тату яшәүче күпмилләтле, эш сөючән, тырыш халкыбыз, белемле яшьләребез, теләсә нинди катлаулы бурычны да башкарып чыга алырдай хезмәт сөюче гражданнарыбыз бар.

Ә бүген районыбызда яшәүче һәр кеше, җирлегебездәге һәрбер үзгәрешкә, яңалыкка куанып яши. Республикабыз белән бергә, районыбызның да көннән-көн үсә һәм матурая баруы безнең бердәмлегебезне, дуслыгыбызны дәлилли.

Хөрмәтле мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары! Барыгызны да ТР Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез күтәренке, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: