Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы мөхтәсибәте мөслимлеләрне Рамазан ае башлану белән тәбрикли

Хөрмәтле милләттәшләр! Газиз дин кардәшләр! Барыгызны да ел дәверендәге иң хәерле ай - изге Рамазан ае белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!  Изге ай һәрбер йортка күп изгелекләр алып килсен! 

       Рамазан ае керү белән, мәңгелек бәхет йорты булган Җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, явыз шайтаннар богаулап куела. Бу айда кылынган догалар кабул булына, тәүбә белән күңелләр чистарына. Аллаһ Раббыбыз нәкъ менә шушы айда безгә гөнаһларыбыздан чистарынып, изге эшләрне күбрәк кылып, бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп әйләсен! Җәннәт ишекләре ачык булган вакытта, Җәннәткә кертә торган гамәлләрне кылыйк, бозык эшләрдән тыелыйк.

Кояш баеп, Шәгъбан ае киткәч, 
Ишек ачты изге Рамазан. 
Гөнаһлардан чистарыну өчен 
Зур мөмкинлек килде яңадан. 

Аллаһыга шөкер! Изге айны 
Быел да без каршы алабыз. 
Рамазаннар хәерле үтсен дип, 
Раббыбызга дога кылабыз. 

Изгелек сөючеләр бу айда 
Күп савап җыярга омтылсын, 
Гөнаһ кылып көнен уздырганнар 
Яман эшләреннән котылсын. 

Рамазан ае мөбарәк булсын! 


Изге теләкләр белән Мөслим районы мөхтәсибәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев