Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме уздырган җентекле тикшерү барышында караклар тоткарланган

Органик групп җәмгыятенең Тат Бүләр бүлекчәсендә узган елның октябрь аенда бозау урлаганнар иде. Караклар үзләре артыннан бернинди эз дә калдырмагач, җинаять эше ачылган килеш калган иде. Тик кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер дигәннәр бит. Мөслим район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме уздырган җентекле тикшерү барышында караклар тоткарланган. Аларның...

Органик групп җәмгыятенең Тат Бүләр бүлекчәсендә узган елның октябрь аенда бозау урлаганнар иде. Караклар үзләре артыннан бернинди эз дә калдырмагач, җинаять эше ачылган килеш калган иде. Тик кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер дигәннәр бит. Мөслим район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме уздырган җентекле тикшерү барышында караклар тоткарланган. Аларның икесе дә Мөслим егетләре. Суд карары нигезендә алар штраф белән генә котылып калмыйча, 6 ел гомерләрен тимер рәшәткә артында да уздырулары ихтимал. Узган атнада тагын бер караклык очрагы теркәлде. 19 март көнне кичке 9лар тирәсендә полиция хезмәткәрләре "Мөслим" агрофирмасының Шуганка хуҗалыгыннан килүче шикле машинаны тукталар. Машинадан 400 килограмм ашлама табып алына. Угърыга карата тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X