Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Мөслим районы прокуратурасы хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшерде

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Ык" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде. Тикшерүдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2017 елның май ае өчен 66 эшчегә хезмәт хакы түләнмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 351мең сумнан арткан, шулай ук эш шартларын махсус бәяләү үткәрелмәгән. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры Ленар Авзаловка карата...

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Ык" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде.

Тикшерүдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2017 елның май ае өчен 66 эшчегә хезмәт хакы түләнмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 351мең сумнан арткан, шулай ук эш шартларын махсус бәяләү үткәрелмәгән.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры Ленар Авзаловка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддә 7 бүлегендә (охшаш хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган зат тарафыннан хезмәт хакын түләмәү яисә тулысынча түләмәү), 5.27.1 маддә 2 бүлегендә (эш бирүче тарафыннан эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяүләү үткәрүнең билгеле тәртибен бозу яисә аны үткәрмәү) каралган административ хокук бозулар турында эш кузгатылды.Прокурор реагированиесе актлары мировой судка һәм Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры исеменә закон бозуны бетерү һәм гаепле вазыйфадагы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында представление кертелде.

Прокурор реагированиесе актларын карау нәтиҗәләре буенча юридик затның директоры - гомуми суммасы 25 мең сум күләмендә штрафка, дүрт вазыйфадагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Предприятие эшчеләренә хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнде.

Район прокуратурасы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама