Мөслим-информ

Мөслим әниләрне зурлады. ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Бәйрәмдә катнашучылар район башлыгы Рамил Муллинның тәбрикләүләрен кабул итте. Төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куеп, ихтирам яулаган әниләр җитәкчеләреннән котлаулар кабул итте. Метрәйдән Шакировлар гаиләсе, Яңа Усыдан Клавдия Кононова, Мәлләтамактан Люция Нуретдинова һәм Мөслимнән Җәлиловлар гаиләсе алкышлар белән бергә бүләкләр дә кабул итте. Бәйрәм районыбыз үзешчәннәренең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: