Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим әниләре Азнакай бала тудыру бүлеген үз итә

Азнакай тудыру бүлегендә Маймыл елында 305 кыз һәм 325 малай туган. Бүлектә бөтен шартлар булуы, хезмәткәрләрнең югары профессиональлеге әнә шулай читләрне дә үзенә тартып тора, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru. Республикада узган елның декабрендә берничә районда тудыру бүлекләре, оптимальләштерү сәбәпле, ябылды. Моны медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, яңа төр технологияле үзәкләрне...

Азнакай тудыру бүлегендә Маймыл елында 305 кыз һәм 325 малай туган. Бүлектә бөтен шартлар булуы, хезмәткәрләрнең югары профессиональлеге әнә шулай читләрне дә үзенә тартып тора, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru. Республикада узган елның декабрендә берничә районда тудыру бүлекләре, оптимальләштерү сәбәпле, ябылды. Моны медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, яңа төр технологияле үзәкләрне җиһазлауны яхшырту буенча максатчан эш алып барылуы белән аңлаталар. Шөкер, безнең Азнакайда бала тудыру бүлеге ябылмады. Хәзер безгә Мөслимнән, үзләрендә бүлекләр булса да, Сарман, Лениногорск, Әлмәт районнарыннан да бала табарга килүчеләр күбәйде, диелә Азнакай районы хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев