Мөслим-информ

Мөслим музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары семинарга җыелды

Лицей базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының "Заманча педагогик технологияләр" исеме астында секцион семинар узды. Район методик берләшмә җитәкчесе Лилия Заянова 2016-2017 уку елына рейтинг буенча кыскача анализ ясады һәм сәнгать дәресеннән олимпиадага әзерләнү алымнарын күрсәтте. Семинарда рәсем укытучысы Гөлназ Деникаева, методист Лариса Арсланова чыгышлары да тыңланды. Семинарның практик өлешендә...

Лицей базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының "Заманча педагогик технологияләр" исеме астында секцион семинар узды. Район методик берләшмә җитәкчесе Лилия Заянова 2016-2017 уку елына рейтинг буенча кыскача анализ ясады һәм сәнгать дәресеннән олимпиадага әзерләнү алымнарын күрсәтте. Семинарда рәсем укытучысы Гөлназ Деникаева, методист Лариса Арсланова чыгышлары да тыңланды. Семинарның практик өлешендә Мари Бүләр һәм Яңа Усы мәктәпләренең рәсем укытучылары Константин Шамукаев белән Ренат Хаҗиев "Рәсем дәресләрендә мәгълүмати-коммуникация технологияләрен" куллану исеме белән мастер-класслар күрсәтте. Ахырдан район методик берләшмәнең 2017-2018 нче уку елына эш планы төзелде, өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: