Мослим

Мөслим муниципаль район башлыгының бәйрәм тәбрикләве

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле мөслимлеләр! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм.

Туган илебез бәйсезлеге һәм бөтен кешелекнең азатлыгы өчен күп елларга сузылган дәһшәтле сугышта җиңеп чыгу күпмилләтле Ватаныбызның абруен тагын да күтәрде, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга танытты. Бүген без дошманны үз өнендә тар-мар иткән каһарман сугышчыларыбызга, ветераннарыбызга, завод-фабрикаларда, басу-кырларында, госпитальләрдә алны-ялны белмичә фронт өчен, җиңү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тагын бер тапкыр тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның сугыштан соңгы елларда районыбыз икътисадын торгызудагы фидакарьлек үрнәкләре алдында баш иябез.

Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстан гына да җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты, алар арасында 8300 дән артыгы - мөслимлеләр. 5200 райондашыбыз сугыш кырларында ятып калды, хәбәрсез югалды.

Республикабыз геройлары белән беррәттән, якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, I-II-III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Бадыйк Салихов кебек батырларыбыз белән чиксез горурланабыз.

Ни кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Бүген җирлегебездә Бөек Җиңү көнен китергән 32 ???????? ветераныбыз яши. Алар әле бүген дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, үзләренең кыйммәтле һәм акыллы фикерләре белән, киңәш-тәкъдимнәре белән һәрвакыт безгә теләктәшлек итәләр.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сөекле туган җиребез һәрчак имин булсын, толлар, ятимнәр, сугыш корбаннары кичергән олы михнәтләрне башка беркем дә күрмәсен, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә һәрчак горур җилфердәсен! Хөрмәтле райондашлар, сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.

Мөслим муниципаль район Башлыгы,

район Советы рәисе Р. Х. Муллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: