Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән халкыбызның олы бәйрәме 9 Май - Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

1945 елның җиңүле языннан соң күпме генә еллар үтсә дә, безнең өчен Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык хакына яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бөеклеген, бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра.
Безнең тыныч тормышыбыз өчен Татарстан да җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты, алар арасында 8300 дән артыгы - мөслимлеләр. Сугыш кырларында 5200 райондашыбыз ятып калды, хәбәрсез югалды.
Җиңү өчен гомерләрен биргән, яу кырында кан түккән, тылда хезмәт иткән һәркемне аерым рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Республикабыз геройлары белән беррәттән, якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, I-II-III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Бадыйк Салихов кебек батырларыбыз белән без горурланабыз.
Фронтовик ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы һәрвакыт каһарманлык, ныклык һәм патриотлык символы булып калыр.
Бүген дә Җиңү турындагы хәтеребез сүрелми ул буыннардан буыннарга - ата-аналардан балаларга, йөрәктән йөрәккә тапшырыла. Илебезгә, туган җиребезгә, үзеңнең якыннарыңа мәхәббәт -буыннар хәтеренең төп нигезе булып тора. Бөек Җиңүнең варислары булу - югары дәрәҗә. Җиңүчеләр турында кайгырту һәм аларны истә тоту - безнең алар алдындагы әхлакый бурычыбыз.

Ни кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Бүген җирлегебездә Бөек Җиңү көнен китергән 17 ветераныбыз яши. Ветераннарыбыз әле бүген дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, үзләренең төпле һәм акыллы фикерләре белән, киңәш - тәкъдимнәре белән һәрвакыт безгә теләктәшлек итәләр.

Хөрмәтле ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре !
Безнең тынычлыгыбыз хакына күрсәткән батырлыгыгыз, сынмас ихтыярыгыз, тыныч тормышта күрсәткән хезмәт сөючәнлегегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм озын гомер телим! Районның барлык халкына да сәламәтлек, тыныч һәм якты көннәр, иминлек, ышаныч һәм игелек насыйп булсын! Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Ихтирам белән,
Мөслим муниципаль район Башлыгы,
район Советы рәисе Р.Х. Муллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X