Реклама
Өстәмә белем бирү учрежденияләре конкурсында да Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәгенең рейтингы үскән. Төрле конкурслар, бәйгеләрдә алдынгы нәтиҗәләр, педагогик составның белем дәрәҗәсен күтәрү, әлеге үзәктә сәламәтлекләре чикләнгән затларга уңай мохит тудыру һ.б. критерийлар буенча мәктәптән тыш эшләр үзәге былтыр 21 урында булса, быел 5 урынга сикергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз